Уйлыйм Тукай турында

22 Декабрь, 2008 22:34 Комментарий

Уйлыйм   Тукай  турында

Әдәбиятта  нурдай   балкып  тора,

Мәгърифәт  юлын  ул  яктырта,

Бу  сүзләр  Габдулла  Тукай  турында,

Белә  шагыйрьне  бөтен  дөнья.

  

Аның   тормышы  авыр  уза,

Балачактан  ятим  кала.

Үз  җирен  яратып  үсә,

Халык  моңын  яшьтән  сизә.

 

Кырлай  ягы  табигате...

Сокландыра  аның  урманы.

“Су  анасы”, “Шүрәле” –

Шул  яклардан  барысы.

 

Монда  һава  чип-чиста,

Офыклар ерак  күренә.

Бу  авылда  кечкенә  Тукай

Бәхетле  мизгелләр  тоя.

 

Яланаяк  ул  күп  йөри,

Җаек , Казан  яклары...

Тукай  үз  халкына  баш  ия,

Хисләрен  шигырь  итә.

 

Җиңел  булмаса  да юллары,

Ул   һаман  алга  бара.

Дустым, кара, Тукай  һәйкәле

Пушкин  белән  янәшә!

  

                   Перцева   Татьяна  

                                      ноябрь,  2005  ел

 

Рекомендуемые публикации

Комментарии

Внимание! Все комментарии сначала проходят проверку администратором.

Добавить комментарий
Заголовок
Текст (Обязательное поле)
Ваше имя (Обязательное поле)
Адрес электронной почты (если имеется)
Ваша персональная страничка (если имеется)
Введите код, который указан на картинке:
 authimage

Support RusEdu

Администрация сайта не несёт ответственности за размещаемый пользователями контент.