Яраткан шәһәрем
Яраткан шәһәрем – Казан!
Мин аңа карап торам.
Барсы да аның тарихын укый,
Ул миңа да бик ошый.
Иске Кремль – Казанның үзәге,
Биредә манара – Сөембикә рухы.
Музейлар да урнашкан,
Һәйкәлләр дә куелган.
Казанда бөек кешеләр яшәгән:
Тукай, Яруллин, Туфан, Еники...
Алар бик күп хезмәт иткән,
Халык аларны онытыр микән?!
И Казан! Дәртле Казан!
Син башкалам – минем күркәм.
Мең ел шулай торсаң икән!
Күргәннең исе китсә икән!
Шәһәрем, мең ел яшә син тагын,
Яхшыр, матурлан көн һәм ел саен!
Тормыш мине кая ташлар, Казаным?
Ватаным да, тәкъдирем дә син мине!
Алексеева Татьяна
апрель, 2005 ел