Казаным

22 Декабрь, 2008 22:45 Комментарий
           Казаным 

Казан  матур, бөек  шәһәр!

Монда  күлләр  һәм  чишмәләр.

Монда  Идел-елга  ага,

Күргәннәре  белән  горурлана.

 

Еллар,  гасырлар  уза...

Казан  һаман  тора.

Дөнья  халкы  аның

Бай  мирасын  өйрәнә.

 

Күпме  турист  монда, кара!

Алар Казанга  тартыла.

Монда  мөмкин  ял  итәргә,

Кереп  музей  һәм  театрларга.

 

Анда  керсәң, уйланасың,

Тарих  битләрен  барлыйсың.

Монда  якты  һәм  кызыклы,

Төрле  хисләр  иңли  сине.

 

Легендалар  бер-бер  артлы

Килеп  төшә  хәтергә.

Кайчан  Казан  нигезләнгән?

Беләсе  килә  һәркемгә.

 

Легендалар  бик  күп  алар,

Берсен  сөйлим  мин  сезгә:

Бер  кыз  бала  алтын  казан

Алган  да   суга  киткән.

 

Ялгыш  казан  төшеп  киткән,

Төшкән  дә  суга  баткан.

Шул  урында  бөек  Казан

Күз  чагылдырып  калкып  чыккан!

 

Ә  менә  берсе  тагын:

Биләрдә, имеш, сугыш  барган.

Аны  Аксактимер  алалмаган,

Шунда  башына  хәйлә  бер  уй  килгән.

 

Фәкыйрь  булып  юл  тоткан,

Калага  килеп  җиткән.

Анда  ул  бер  өйгә  кергән,

Әбидән  ризык  сораган.

 

Ипи  сузган  карчыкка

Ул  шундый  сорау  биргән:

- Каланы   ничек  җиңәргә,

Ничек  яулап  алырга?

 

Карчык  дошманны  танымаган,

Белгәнен  сөйләп  биргән.

Аксактимер   рәхмәт  әйткән

Һәм  әбигә  казан  биргән:

 

-Кайда  казан  кайный  башлар,

Шунда  яңа  кала  туар.

Ул  шәһәрдә  кайнап  торыр

Ярминкә  һәм  базарлар.

 

Менә  шундый  легендалар

Яши  Казан  турында.

Кайчан  Казан  нигезләнгән?

Мең  ел  элек  булган  хәлләр...

 

Казанны  хәзер  заманча

Матур  биналар  бизи,

Ләкин  иске    кирмән  ягына

Халык  агылып   тора.

 

Килгән  кеше  баш  ия,

Әби – бабасын  иснә  төшерә.

Уйларында  нәслен  күздән  кичерә,

Үткән  гасырлар  аша үзен дә  күрә.

 

Һәр  кеше сизеп  тора –

Кол  Шәриф, Сөембикә  монда.

Казанның   меңьеллык  һавасы  да

Җанга  нинди  рәхәт  бирә!

 

                                         Перцева   Татьяна

                                         апрель,  2005ел

     

          

Рекомендуемые публикации

Комментарии

Внимание! Все комментарии сначала проходят проверку администратором.

Добавить комментарий
Заголовок
Текст (Обязательное поле)
Ваше имя (Обязательное поле)
Адрес электронной почты (если имеется)
Ваша персональная страничка (если имеется)
Введите код, который указан на картинке:
 authimage

Support RusEdu

Администрация сайта не несёт ответственности за размещаемый пользователями контент.