Сочинение, посвященное 100-летию со дня рождения А. Алиша

22 Декабрь, 2008 23:15 2 Комментарии

Сочинение, посвященное 100-летию со дня рождения А. Алиша - автор Шайдуллина Эльяна, ученица 10 класса Никольской СОШ  

... Көрәш белән тудык, көрәш белән

Керәбез дә,ахры, кабергә.

Язган икән соңгы сулышыбызны

Илебез бәхете өчен бирергә.                                                                                                                                                      А.Алиш  

Һәр якның мактанырлык  тарихи урыннары, горурланырлык шәхесләре бар. Безнең изге Болгар җире дә, матур көзләр җиткәч, елның-елында балалар язучысы, герой-язучы Абдулла Алишны искә алу көне уздыра. Алиш һәйкәле янына килеп баш ияләр, һәйкәлне чәчәкләргә күмәләр.  Кем ул  Абдулла Алиш? Абдулла Алиш – минем якташым, яраткан язучым. Бу кеше минем өчен бик кадерле һәм үтә якын. А.Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Спас районының Көек авылында туып үскән. Алишев фамилиясен беренче булып Абдулла Алишның әтисе  Габделбари  йөртә башлый. Алишның әтисе Габделбари Алишев, өйләнгәннән соң, төп йортта яшәп кала, иген чәчү, терлек асрау hәм башка хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Алма - чия бакчасы үстерә, умарталары белән тирә-юньдә дан тота. Габделбари Алишев үзе укымышлы, русча да ярыйсы белә, укыганнарын, дөнья хәлләрен оста сөйли булган.Алишның әнисе Газизә Әхмәтсафа кызы Шонталы авылында мулла гаиләсендә туган. Бик яшьли ятим калып, Әлки районының Яңа Чаллы авылында әтисенең энесе Әхмәтзәки мулла тәрбиясендә үскән. Гыйлемле, изге күңелле, шигъри җанлы, шигырь hәм бәетләр чыгарырга hәвәс кеше булган.Бу тату гаиләдә бер-бер артлы балалар   туа, ләкин озак яшәми үлә торалар.Бары тик бер кызлары -Зәкирә генә чирләми үскән. Бервакыт Нурулла җомга намазына килгән картларга:"Габделбариның балалары тормый,нигез иясе юк. Әйдәгез, аңа   нигез иясе булырлык    ир бала сорап дога кылыйк", ди. Шулай итеп догалар укып, Алладан сорап алган ир бала дөньяга аваз сала. Малайга Габдуллаҗан дип исем кушалар.Габдулла үсә төшеп урамга чыгып йөри башлагач, ат таптамасын, суга батып үлмәсен, дип хафага төшәләр. Әз генә торса да,  эзләргә чыгалар, бер дә күздән югалтмыйлар. Ә Габдулла малайлар белән су буйларында йөрергә ярата. 8 яшендә Көектән  15 чакрым ераклыктагы Ямбакты авылы мәдрәсәсенә укырга биргәннәр. Габдулла Көектән Ямбактыга, буе кечкенә булганга, фанер чемоданын күтәрә алмый, өстерәп чыга булган. Габдуллаларның өйләренә hәрвакыт газета-журналлар килеп торган: "Кояш, "Йолдыз" газеталары, "Яшен", "Ялт-йолт" журналлары. Ямбакты мәдрәсәсендә Габдулла халык иҗаты белән мавыгып китә, җыр, табышмак, мәкаль hәм такмакларны бер дәфтәргә язып бара.  Әдәбият белән мавыгуы аның киләчәктә язучы булып китүенә сәбәпче була. Егерменче еллар ахырында ул яшьләр өчен чыга торган басмаларга язып тора, 1933 елдан башлап журналист булып китә. А.Алиш республикада пионерлар хәрәкәтен үстерүгә аеруча зур игътибар бирә, үзе дә бөтен эшләрдә актив катнаша.   Балалар өчен күп яза һәм тиз арада популярлык казана. Әле бүген дә аның әсәрләре үзенең актуальлеген югалтмаган, һәр әсәре яшь укучыларны яхшыны яманнан аерырга, тәртипле, әдәпле булырга өйрәтә.  “Нечкәбил”, “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Чуар тавык”, “Каз белән аккош”, “Сертотмас үрдәк” әсәрләрен кем генә укымаган да, кем генә сокланмаган! Абдулла Алишның Бөек Ватан сугышына кадәрге иҗаты чәчәк аткан чорына туры килә. 1941 елда Абдулла Алиш cугышка китә. Аңарга әсирлек газапларын күп татырга туры килә. Абдулла Алишның өстендә иске шинель, башында олырак пилотка, аркасында поход капчыгы. Кара  каш астындагы күзләре эчкә баткан, уйчан, җитди карыйлар. Йөзен куе кара сакал-мыек баскан.  Сабыр, җитди сөйләшүе, авыр минутларда юата белүе hәм файдалы киңәшләре өчен аны башка әсирләр да яраткан. Муса Җәлил белән иңгә-иң торып, фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган унбер кеше арасында Абдулла Алиш аерым урын биләп тора. Аны җәлилчеләр “Мусаның уң канаты” дип йөрткәннәр, Мусаның күптәнге дусты, ышанычлы, нык ихтыярлы кеше буларак та ихтирам иткәннәр. Җәлилчеләр легион, хәрби әсирләр лагерьлары белән тыгыз элемтә тотканнар. Берлинга көчләп куып китерелгән кешеләр арасында листовкалар таратканнар, легионда кораллы восстание күтәрергә  әзерлек эше алып барганнар.  Яшерен оешмачылар артыннан күзәтү көчәя. Тиздән аларны кулга алалар. Кызганыч, якташыбыз Алишның гомере кыска була - 36 яшь тә тулып җитмәгән : Муса Җәлил һәм башка  көрәштәшләре белән бергә аның башын кисәләр. “Татарлар елмаеп, батырларча үлделәр”, - дип искә алалар исән калган әсирләр. 

“Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,

Ләкин илең ирексез калсын, дип,

Әйтер идем: мине зинданга сал,

Фәкать илем ирекле булсын, дип”

(“Үзем турында җыр”.А.Алиш.)

 Алишның әсирлектә 2-3 блокнотында әкиятләре hәм башка язмалары булган. “Сагынам илемне” , “Акчарлак”, “Иркәм хаты”, “Ябык тавык”  дигән хикәяләре, “Сандугач” исемле нәсере”, “Керпе белән елан” дип аталган әкиятләре, “Кечкенә тоткын” пьесасы, “Ана әкиятләре” лагерьда язылган. Алишның төрмәдә язылган 15 ләп шигыре үзе үлгәннән соң безгә кайтты. Алар туган илебезгә мәхәббәт хисе белән сугарылган.  Инде күп еллар үтсә дә, халкыбыз язучы турында онытмый һәр ел саен аның туган көненә бергә җыелып шигырьләрен укыйлар, иҗаты турында сөйләшәләр, үзен сагынып искә алалар. Алиш үзе кайтып, җыелган кунакларга, туганнарына, якташларына карап сөенеп торган кебек була. Мин дә сөенәм синең өчен, әкиятче бабай! Әсәрләреңне буыннан-буынга таратырга, батырлыгың турында сөйләргә вәгъдә итәм.   

Рекомендуемые публикации

Комментарии

  1. соколян пишет:

    помогите плиз план составить Чуар тавык

  2. соколян пишет:

    помогите плиз план составить Чуар тавык

Внимание! Все комментарии сначала проходят проверку администратором.

Добавить комментарий
Заголовок
Текст (Обязательное поле)
Ваше имя (Обязательное поле)
Адрес электронной почты (если имеется)
Ваша персональная страничка (если имеется)
Введите код, который указан на картинке:
 authimage

Support RusEdu

Администрация сайта не несёт ответственности за размещаемый пользователями контент.